|
Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Сыерчыклар бала очыра, Сабый уйнап ята бишектә, Таң нурлары җыеп учына.
Җирдә бәйрәм, җирдә тантана, Кырда арыш серкә очыра. Чибәр-чибер кызлар төш юрый — Кем ашкына икән каршына?..
Җирдә бәйрәм, җирдә тантана, Тайлар уйный яшел тугайда. Юлга чыккан яп-яшь егетләр, Җилләр иссен иде уңайга.
Җирдә бәйрәм, җирдә тантана, Җәйрәп ята тыныч Иделем. Өмет белән балкып киләләр Иртәләре туган илемнең.
|
На земле праздник, веселье,
Птицы учаться летать,
младенец играет в колыбельной,
Собрав в ладонях лучи расвета.
На земле праздник, веселье,
На поле сеет зерна овёс.
Красиве девушки спать собираясь,
Думают о ком интересно?
На земле праздник, веселье,
Играют лошади на зеленой траве.
Пусть дуют попутные ветра,
Всем ребятам которые в дороге.
На земле праздник, веселье.
Отдыхает тихая Волга,
Надеясь на чудо приходят к нам
Все неовые расветы.
|