Главная » 2011 » Февраль » 4 » ин гузэл кеше икэнсез,
09:53 ин гузэл кеше икэнсез, |
ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иң күркәм кеше икәнсез. Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез — Сез иң сабыр кеше икәнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнең өчен сез тир түккәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. ин гузэл кеше икэнсез, сез ин гузэл кеше икэнсез, |
|
Категория: Слова и тексты татарских песен |
Просмотров: 1873 |
Добавил: tatstars
| Теги:
| Рейтинг: 3.6/8 |
| Всего комментариев: 0 | |


ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы 


